2018 нче елның 16 нчы августында, иртəнге намаздан соң Əки бистəсендə урнашкан Бистə нуры Габделгаллəм мəчете имамы Əхмəт хəзрəт дəруль-фəнадан дəруль-бəкага күчкəн. 

2018 нче елның 16 нчы августында, иртəнге намаздан соң Əки бистəсендə урнашкан Бистə нуры Габделгаллəм мəчете имамы Əхмəт хəзрəт дəруль-фəнадан дəруль-бəкага күчкəн. 

Туганнарының ризалыгы алынып шəригател-гəррага муафəкать əйлəп шул ук көнне жирлəү насыйп булды. Əхмəт хəзрəтне шул ук бистəдə яшəүче имам ярдəмчесе Марат хəзрəт юып кəфенлəде. Женаза намазын Əхмəт хəзрəтнең васыятенə таянып Рөстəм Зиннуров үткəрде.

Татарстан Жөмһүрияте мөселманнарының диния нəзарəте мөфтиенең Беренче урынбасары, Казан шəһəренең Совет районы имам-мөхтəсибе Рөстəм Хəзрəт ВƏЛИУЛЛИН үзенең изгелеккə чакыручы нотык белəн ясаган якыннарының вə туганнарының кайгыларын уртаклашу чыгышында: "Имамның берəр эшенə яки сүзенə ачуы калганнар аны гафу итсеннəр. Ник дисəгез, ул асылда кимсетергə телəмəгəндер, ə киресенчə туры юлны табуыгызны телəгəндер. Аңлата белмəве ихтимал", - диде.

Подписка на новости