Бүген 2018 елның 21 августында иртəнге биштə Корбан гаете намазы бөтен Татарстанда үтте.

Бүген 2018 елның 21 августында иртəнге биштə Корбан гаете намазы бөтен Татарстанда үтте.

Бу уңайдан Татарстан Республикасының бөтен мəчетлəрендə төнге икедəн үк алып өч көн буе дəвам итүче бəйрəмгə хəзерлек башланды.

Галиев мəчете Башкалада түрəлəр катнаша торган Корбан бəйрəменең төп мəйданына əверелде.

Бəйрəм көне исə иртəнге дүрт сəгать утыз минутта бəйрəм вəгазеннəн башланды, гает намазы һəм хотбəсе укылды. 

Мөфтият ишегалдында урнашкан мəчеттə бу чараларны Татарстан мөфтиенең Беренче урынбасары Рөстəм хəзрəт Вəлиуллин житəклəде.

Аллаһыга гыйбадəт кылыр өчен килгəн күпсанлы мөселманнар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Нургали улы Миңнеханов та бар иде. Ул гает намазында Мөфтият ишегалдында урнашкан Галиев мəчетендə катнашты.

Моннан тыш, бəйрəм шатлыгын мөселманнар белəн бергə уртаклашыр өчен бу мəчеткə Татарстан Президенты Аппарат житəкчесе Əсгать Əхмəт улы Сафаров, Казан шəһəре меры Ильсур Рəис улы Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шайхразиев һəм башкалар катнашты.

Изге нотыкта Мөфтинең Беренче урынбасары Корбан бəйрəменең һəм корбан чалуның төп мəгънəсен ачыклап бирде.

Ул корбанга чалына торган малда да, аның итендə дə түгел, ə Аллаһыга буйсына белүдə, Аллаһыга якынаю юлын эзлəүдə һəм тəкъвалыкта икəнен кисəтеп үтте.

"Ел саен корбан чалу - ул бəндəнең бөтен малын Аллаһыга гыйбадəт кылу өчен һəм Аллаһының боерыкларына буйсыну өчен корбан итергə əзер булуының символы.
Корбан чалу йоласы булдыклы кешелəргə фəкыйрьлəр һəм мескеннəр турында кайгыртырга кирəк икəнлеген ислəренə төшерə. Байлар өстендə Аллаһы Тəгалə каршында да, шулай ук мөселман өммəте каршында да жаваплылык ята. Əгəр кеше нинди дə булса мөмкинлеклəргə ия икəн, бу мөмкинлеклəрне үзен баету өчен генə түгел, изге юлда куллану лəзем. Корбан чалу йоласы жир йөзендə яшəүче фəкыйрьлəрне кыска гына вакытка булса да тукландыруны тəэмин итə", - дип хəзрəт корбанның хакыйкатен социаль хезмəт буларак ачыклады.

Мөфтиебезнең Беренче урынбасары мөэминнəргə Корбан бəйрəменең барлыкка килүе тарихын да искə төшереп үтте. 

Корбанның тарихы бик тирəн нигезлəргə таяна, шуңа күрə Аллаһ юлында тагын малны, вакытны һəм көчне корбан итеп була икəнен Рөстəм хəзрəт искə алды.

Подписка на новости