2018 нче елның 31 августында, жомга көнне Казан шəһəренең Совет районы имам-мөхтəсибе, Татарстан Республикасы Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстəм Хəзрəт Вəлиуллин:

"Һич шиксез, хаж ул иманлы кешенең тормышында иң якты вакыйга. Изге жирдə алынган ул рухи патенциалны фани дөньядан китү мизгеленə кадəре сакларга кирəк.

Күп мəртəбə хаж кылган кемсəлəр тəңкыйть сүзлəрен еш ишетəлəр.

Əгəр кеше үзенең ел дəвамында Аллаһы каршында əжер-сəвапларга ирештергəн гамəллəр кылмаганлыгын белə икəн. Ул очракта аңа нəфел хаж кылу мəсълəхəт. Ни дисəң дə ул изге гамəл.

Хəж мəбрур, сəгьй мəшкүр, зəмб мəгъфүр!
Изге хаж, шөкерле чабыш, гафу ителгəн гөнаһ!

Аллаһының рəхмəтендə булыгыз!"

Исегезгə төшерəбез, Казан шəһəренең Совет районы мөхтəсибəте шулай ук "ДУМ РТ Хаж" вəкиле буларак 2019 нчы елга хажилар төркемен жыюны дəвам итə.

Подписка на новости