2018 нче елның 9 сентябрендə, якшəмбе көнне Казан шəһəренең Совет районы Администрациясенең телəктəшлеге белəн 108 нче урта мəктəпнең спорт залында "Экстремизмга - юк!" дигəн декадник кысаларында конфессияара спорт ярышлары үтте.

.Мөфтиятебезнең диннəр һəм миллəтлəр арасында тату яшəүне яклавын шундый мероприятиелəр аша бигрəк тə тоябыз.
Ник дисəгез мөфтият мондый чараларны алга сөрə.

Казан шəһəренең Совет районы имам-мөхтəсибе, Татарстан Республикасы мөфтиенең Беренче урынбасары Рөстəм Хəзрəт ВƏЛИУЛИН хəер-дога белəн тулы нотыкта:

"Ислам - яхшылыкка этəрə торган дин.
Күркəм холыкка эчке рухи үсешне биреп кенə киртə куерга кирəкмəс. 
Əгəр безнең күркəм холык жəмгыятькə файда китерə икəн, бу инде рухи дəрт.
Бердəм спорт ярышлары безнең мəгърифəтебезне күпкырлы итə", - диде.

Подписка на новости