2018 нче елның 27 октябрендə, шимбə көнне Казан шəһəре мөселман яшьлəре арасында Спартакиада башланып китте. Өстəл теннисы буенча ярышлар үтте.

Призлы урыннарны Совет районында урнашкан "Куддус", "Гаилə" һəм "Дин Ислам" мəчетлəрен тəмсиллəүче егетлəр яулады.

Казан шəһəренең Совет районы имам-мөхтəсибе, Татарстан Республикасы Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстəм Хəзрəт Вəлиуллин: 

"Дөньяда тынычлыкны саклау бик əһəмиятле юнəлеш. Спорт - кешелəр арасында ярышу аша татулыкны арттыручы иң олуг фактор. Ник дисəгез ул кешелəрне тəн һəм жан ягыннан куəтле итə, ə көчле кеше генə дуслыкны саклый ала", - дип егетлəргə рəхмəт сүзлəрен юллады.

Подписка на новости